Башкортстан республикасы мәгарифне үстерү институтында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Вәкил улы Хаҗин Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумы әгъзалары белән очрашты. Анда шулай ук Бөтенрусия ата-аналар форумы, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бар иде.
Министр белән очрашу
Мәгариф һәм фән министры белән очрашуга безнең районнан Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Рифир кызы Гыйләҗева да барды. Бу турыда тулырак – алдагы саннарда.