+24 °С
Дождь


Элек-электән аулак өйдә җырлы-биюле, уенлы-көлкеле кичләр уздырганнар. Татар милләтенең йөзек кашы булган аулак өйләрдә уйналган уеннар, җырланган җырлар, такмаклар тарихта гына калып бара сыман.
“Сәнгать төне” бөтенрусия мәдәни акциясе кысаларында Киндеркүл авылы клубында “Бездә бүген аулак өй”, дип аталган фольклор кичә оештырылды. Ул татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, укучыларны татар халык традицияләредә тәрбияләү, туган телгә мәхәббәт хисләрен уяту, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү максатында үткәрелде.
Тулырак – алдагы саннарда.