

“Бу мәсьәлә хәл ителде: андый дәресләр киләсе уку елыннан кабат мәктәп программасына кертелә башлаячак. Төбәгебезне дә әлеге программага кертер өчен гариза бирдек. Бу байтак финанслата чыгымнар таләп итәчәк: чөнки тирлар төзергә, кораллар булдырырга, мәктәпләрнең матди базасын яңартырга кирәк, дигәнне аңлата”, – дип белдерде Айбулат Хаҗин укытучылар һәм ата-аналар белән әңгәмә барышында. НВП дәресләре 10-11 сыйныф укучылары өчен үткәреләчәк, дигән мәгълүмат та бар. СССР чорындагы кебек ул аерым дәрес булмаячак, НВП ны ОБЖ дәресләренә кушачаклар. Яңа программа нигезендә программаны ике курска бүлү планлаштырыла, аларның берсе медицинага, икенчесе хәрби әзерлеккә багышланачак. “Башинформ” хәбәр итүенчә, яңа уку елында: “Русия мәктәпләрендә кертелгән башлангыч хәрби әзерлек дәресләре дәрестән тыш үткәреләчәк”. “Башлангыч хәрби әзерлек дәресләре Русия мәктәпләре өчен әзерләнәчәк һәм киләсе уку елыннан мәгариф программаларына кертеләчәк”, – дип хәбәр иттеләр Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу турыда Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде инде. Фото һәм мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды.