+22 °С
Яңгыр


Профсоюзлар һәрвакыт социаль-икътисадый вакыгаларның үзәгендә кайный. Барыбыз да аларның тынгысыз хезмәтенең әһәмиятен беләбез. Коллективны берләштерү, аларның хокукларын яклау – профсоюз хезмәткәрләренең мөһим бурычларының берсе. Шул ук вакытта алар бик күп мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә килә. Бәйрәм уңаеннан район үзәк дәваханәсе баш табибы Алина Фаил кызы Латыпова “Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерацисенә 100 ел” медале белән бүләкләнде. Аны Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы комитеты исеменнән район үзәк дәваханәсенең беренчел профсоюзлар оешмасы рәисе Резида Рафаил кызы Хәйдәрова тапшырды.