+22 °С
Яңгыр


“Алёнушки”, “Веснушки”, “Колокольчики” төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр үзләренең татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Балалар мили костюмнар киеп, туган телендә шигырьләр сөйләде, халык уеннарында катнашты. “Шатлык” ка йөрүчеләр “Әллүки” журналын да яратып укый. Журнал турында тәэссоратлары белән алар “Кызыл таң” корреспонденты Зөхрә Наил кызы Исламова белән уртаклашты. Биш санлы балалар бакчасы элек-электән район һәм республика гәзитләре белән үзара бәйләнештә эшли. Әлеге очрашу да дустанә һәм җылы мохиттә үтте. Лиана Ханмурзина.