

Шушы көннәрдә Аблай авылында Аллаһ йорты – мәчетебез коймалары яңартылды. Бу эшне бергәләшеп иске коймаларны сүтүдән, тирә-ягын чүп-чардан тазартудан башладык. Авылның имамы Фәһим Хәйруллин, шулай ук Рөстәм Нурисламов бу эшне башкарып чыгуга зур өлеш керттеләр. Фәһим абый, олы яшьтә булуына кармастан, материалларны хәстәрләп алып кайтты. “Базы” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов үтенечебезне кире какмады – мәчетебез территориясен әйләндереп алу өчен иганә ярдәме күрсәтте.
Авыл халкы исеменнән алтын куллы осталар һәм булдыклы егетләр Марат Мусин, Әсгать Нәгыймов, Заһир Гарипов, Рамил Мусин, Фәтыйх Вәлиев, Ирек Гәрәев, Әнсар Исмәгыйлев, Хәмит Батталов, Ришат Хафизов, Ваид Байбуртли, Радик Кодаяров, Илшат Фазлыев, Фларис Вәлиев, Фәнзил Гомәровка әлеге изге эштә зур тырышлык һәм булышлык күрсәтүләре өчен ихлас рәхмәт җиткерәсе килә. Авылыбыз өлкәннәренең дә яшьләрдән калышмый кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләренә бик сөендек. Әлеге зур эшне башкарып чыгуда өлеш керткән һәркемгә Аллаһның мең рәхмәте яусын. Бердәмлектә – көч, әлеге чарада без моңа тагын бер тапкыр инандык.