

Киләсе 2023 елга ким дигәндә алты айга безнең “Игенче” гәзите белән дуслыкларын ныгытып, шушы вакытта һәм тоташ ел дәвамында район тормышы, аның тырыш кешеләренең күркәм эшләре турында хәбәрдар булырга карар иткән әбүнәчеләребез арасында агымдагы матбугат кампаниясенең бүләкләрен икенче тапкырга уйнаттык.
Матбагабызга язылучыларга һәр атнада йортларына килеп торачак гәзиткә янә дә шатлык өстәп, призлар да тапшырылуына барыбыз да шатбыз. Бу отышта бүләкләр ияләрен район үзәгендә яшәүче, үзе дә “Игенче” белән дуслыкны өзмичә, даими укыган райондашыбыз, урындагы телевидение хезмәткәре Мәүә апа Гарипова билгеләде.
Икенче отышта “Республика Башкортстан” Нәшрият йортының матди ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр район үзәгендә һәм авылларда яшәүче әбүнәчеләребезгә тәгаенләнгән призлар булып чыкты. Без моңа бик тә сөендек. Кәнфит-варенье савытлары җыелмалары Чакмагышның Салават урамындагы 4нче йорт хуҗабикәсе Н.Шәйхуллова, В.Суханов урамының 17нче йортында яшәүче Л.Дәүләтшина, салатницалар җыелмасы Азатлык урамының 12нче йортындагы 13нче фатир хуҗабикәсе М.Гариповага, салатница Яңа Балтач авылының Коммунистическая урамындагы 5нче йортның 1нче фатирында яшәүче Г.Явишевка, юка юрган-одеяло Әхмәт авылының Н.Гайсин урамы, 60нчы йорт адресы буенча тутырылган квитанция хуҗабикәсе С.Шәфыйкова, тастымал Чакмагышның Октябрьская урамындагы 22нчы йорт, 2нче фатир хуҗабикәсе Ф.Әхмәдуллинага әлеге язылу кампаниясенең бүләге булып бара.
Бу гәзит укучыларыбызны призларны озын-озакка сузмый килеп алуларын һәм редакциябезгә килгәндә үзләре белән шәхесне раслаучы документларын: паспорт, ИНН таныклыгын һәм гәзиткә язылу турындагы квитанцияне дә онытмауларын үтенәбез.
Ә әлегә төрле сәбәпләр белән район тормышын һәм яңалыкларын яктыртучы басмабызга язылып өлгерә алмаган якташларыбызга мөрәҗәгать итеп, әле дә соң түгел, язылу турындагы квитанцияләрне декабрь азагына кадәр редакциягә килеп, бездәге хезмәткәрләрдә дә, почтада да тутыртырга була, дип исегезгә төшерәбез. Район үзәгендә яшәүчеләр шактый арзанрак хакка “Игенче”не үзегез редакциягә килеп алу шарты белән дә языла ала. Шулай ук гәзитебезгә электрон рәвештә язылу варианты да бар. Бүләкләр артабан да уйнатылачак. Бергә булыйк, бергә калыйк, якташлар!