ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 ноябрь 2022, 05:15

Батыр якташыбыз турында

Өченче ел инде 13 ноябрь республикабызда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе көнен билгеләп үтелә. Истәлекле датаның тарихына килгәндә, 1941 елның нәкъ шул көнендә СССР Оборона комитеты тарафыннан милли хәрби берләшмәләр формалаштыру турында карар кабул ителә.

Батыр якташыбыз турындаБатыр якташыбыз турында
Батыр якташыбыз турында

Русия  Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче кавалерия дивизиясендә хезмәт итүчеләр арасында Чакмагыш районы кешеләре дә байтак. Аларның сугышчан һәм тормыш юлларын гәзитебез битләрендә яктыртып торабыз. Истәлекле көн уңаеннан тагын бер батыр якташыбыз белән таныштырып үтәргә булдык.

Мисбах Нәбиулла улы Тимашев 1909 елның 14 октябрендә Иске Калмаш авылында дөньяга килгән. Туган авылы мәктәбенең дүрт классын тәмамлый (1919-23). Әтисе хуҗалыгында эшли, хезмәткә өйрәнә (1923-31).

1931 елның мартында Кызыл Армия сафларына алына. Уфа шәһәрендә урнашкан 4нче башкорт кавалерия полкында хәрби әзерлек үтә (март-июнь 1931). Аннары полк мәктәбендә укып (июль-декабрь 1931), кече командир званиесе ала һәм отделение белән җитәкчелек итә башлый (гыйнвар 1932-март 1933).

Солдаттан кайткач, Чакмагыш МТСында комбайнчы булып эшли (апрель 1933-октябрь 1935). Тырыш, акыллы егетне оешма җитәкчелеге Дондагы Ростов шәһәренә МТС механиклары  әзерләү мәктәбенә җибәрәләр (октябрь 1935-февраль 1937). Укуын тәмамлагач, Чакмагыш МТСына кайтып, авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик итеп куела (февраль 1937-декабрь 1939).

Фин сугышы башлангач, янә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Урал хәрби округына караган Сухаложи шәһәрендә команда составының белемен камилләштерү курсларында командир була. Укулар тәмамлангач, аңа кече лейтенант званиесе бирелә һәм запаска чыгарыла.

Туган авылына кайтып, Чакмагыш машина-трактор станциясе механигы булып эшләвен дәвам итә (август 1940-июль 1941).

Бөек Ватан сугышы башлангач, беренчеләрдән булып 1941 елның июлендә хәрби хезмәткә алына. Урал хәрби округында, 365нче укчы дивизиядә аерым артиллерия дивизионында взвод командиры итеп тәгаенләнә (июль-сентябрь 1941). Дивизия оешып беткәч, аларны фронтка озаталар (сентябрь 1941-апрель 1942). Октябрь аенда дошман белән алышка керәләр. Мәскәү янындагы авыр сугышларда катнаша.

1942 елның 13 апрелендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 294нче кавалерия полкына күчерелә һәм миномет взводы командиры итеп тәгаенләнә. Брянск фронтында немец-фашист илбасарларына каршы көрәшүен дәвам итә. В боях с 28 июня по 10 июля проявил исключительное мужество и героизм. Нанося противнику жестокие удар,  выводил дважды свой взвод из окружения, разбил 2 вражеских автомашины и уничтожил несколько десятков гитлеровцев.

1942 елның 29 сентябрендә күкрәк читлеге яралана. Свердловск өлкәсендәге Березники шәһәрендә урнашкан 3129 санлы госпитальдә дәвалана (сентябрь 1942-июль 1943).

Терелеп аякка баскач, туган авылына кыска вакытка ялга кайтарыла. Сәламәтлеге ныгыгач, 18нче кавалерия полкына взвод командиры итеп тәгаенләнә. Арытаба дошманга каршы сугышларда катнаша (август-декабрь 1943).

1943 елның декабрендә Башкортстанның Благовещен шәһәренә кече лейтенантларның белемен күтәрү буенча округ курсларына җибәрелә. Укуы тәмамлангач, Көньяк Урал хәрби округының 21нче аерым офицерлар резервы полкында хезмәт итә (июнь-октябрь 1944). Аннары НКВД гаскәрләренә күчерелеп, 180нче лагерьда ПФС начальнигы хезмәт итә (октябрь 1944-ноябрь 1946).

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985), “Сугышчан хезмәтләре өчен” (31.07.1942), “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре, тыныч хезмәт елларында Бөек Җиңүнең, СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре белән бүләкләнә.

1946 елның ноябрендә Совет Армиясе сафларыннан запаска чыгарыла. Туган авылына кайтып, элекке эшенә тотына – МТСта авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик вазыйфасын башкара. Шул эшеннән пенсиягә чыга.

Гомере буена күп төрле җәмәгать эшләре башкара. Яшьлегендә комсомол сафларында тәрбияләнә, ВЛКСМның волость комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1939 елның ноябрендә ВКП(б) сафларына алына. Партия поручениеләрен төгәл үти.

1934 елда өйләнә. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр: Абруй (1935), Мария (1937), Дания (1944), Шамил (1947), Вил (1952).

Мисбах Нәбиулла улы 1992 елның гыйнварында вафат була. Иске Калмаш зиратында җирләнә.

Менә шундый гомер юлын уза батыр якташыбыз. Башкорт кавалерия дивизиясе көнендә генә түгел, яугирләребезнең исемнәрен һәрвакыт телгә алыйк, истә тотыйк! Бүгенге көндә аларның варислары булган М.Шәйморатов һәм А.Достовалов исемендәге батальоннар сугышчылары да Ватанны саклый, батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә. Барысына да ныклы сәламәтлек, исән-сау булып, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, торыйк.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас