ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 ноябрь 2022, 11:05

Гомер сукмагыннан – 100 ел

Чакмагыш авылында гомер кичерүче Сәкинә Мөшәрәп кызы Ширәева 100 яшен тутырды. Бер гасырлык гомер бәйрәме белән аны котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов барды. Алар юбилярга Русия Президенты Владимир Путин, Республика Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатларын һәм шәхсән үзләренең бүләкләрен тапшырды.

Гомер сукмагыннан – 100 елГомер сукмагыннан – 100 ел
Гомер сукмагыннан – 100 ел


Сәкинә апа район җитәкчеләре белән рәхәтләнеп, чын күңелдән аралашып, сөйләшеп, ихластан сөенеп утырды.
Сәкинә Мөшәрәп кызы Ширәева 1922 елда Яңа Биккенә авылында ишле гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән авыр хезмәтләр Сәкинә әбине дә читләп үтмәгән. Ул –күмәк хуҗалыклар оешу, социализм төзү һәм Бөек Ватан сугышы кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты.
Сәкинә әби Бөек Ватан сугышы елларында Карл Маркс исемендәге колхозда хезмәт салган. 1944 елда күрше егете Кнәзхан Җиһангали улына тормышка чыга. Алар 48 ел бергә матур гомер кичереп, өч кыз, бер улларын назга төреп үстерәләр. Бүген Сәкинә әби сигез онык, 14 турунын да сөю-хөрмәтенә төренеп яши. Тыл хезмәтчәне 40 елдан артык эшләп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек, бик күп мактау кәгазьләре, Почёт грамоталарына ия.
Сәкинә ханымны 100 яше белән котларга балалары, оныклары, туганнары җыелган. Аның белән озак яшәү серләре турында озак кына серләшеп утырдык.
“Бернинди дә сер юк, – дип елмая Сәкинә әби. – Беренче мәхәббәтегез белән тормыш юлын үтеп, хезмәт сөеп яшәсәң, гомер еллары сизелми дә үтеп китә. Барыгыз да пар канатлы булып, акыллы тәүфыйкълы балалар үстереп, аларны туры юлга бастырып, бәхетле матур гомер кичерегез”, – диде ул.
“Әниебез яшь чагында торф чыгаруда эшләгән, бригадир да булды, колхозда төрле эшләрдә эшләп, арып кайтып керер иде. Шуңа карамастан ихатабыз мал-туар, умарта белән тулы булды. Әниебез гел тәмле ризыклар белән сыйлады, аш-суга оста булды. Бүгенге көндә әниебез белән икәү бер-беребезгә акыл биреп, матур итеп яшибез”, – дип уртаклашты Сәкинә әбинең кызлары Динара белән Кәүсәрә апалар.
100 яшен тутыруга карамастан, Сәкинә әбинең зиһененә күз тимәсен: бар үткән гомерен хәтерли – чынлап та, сокланып туялмаслык. Гасыр аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган ханым киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмауы шатландыра. Аңа артабандагы гомерендә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар, оныклар хөрмәтенә төренеп яшәвен телибез.

Гомер сукмагыннан – 100 ел
Гомер сукмагыннан – 100 ел
Гомер сукмагыннан – 100 ел
Гомер сукмагыннан – 100 ел
Гомер сукмагыннан – 100 ел
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас