ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 ноябрь 2022, 11:35

Мөһим мәсьәләне хәл итәр өчен

Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында   ел саен  катнашып килә һәм биредә яшәгән авыллар халкы хәл ителеше кичектергесез дип  исәпләгән   мәсьәләләрне   чишү юлларын таба килә.  Шушы көннәрдә  Көсәкәй авылында  Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча башлангыч җыелыш үтте.

 

 Үрнәк авыл биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова  җыелышта катнашучыларны программаның шартлары белән кабатлап таныштырды һәм анда    2 проект тәкъдим ителде:

1.Суүткәргечкә кушарга яңа скважина бораулау;

  1. Көсәкәй авылы клубын ремонтлау.

Җыелышта катнашучылар бертавыштан скважина бораулауны иң кичектергесез һәм мөһим мәсьәлә итеп күтәрергә карар иттеләр.

Скважина бораулау Көсәкәй халкын  сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Халыкны  сыйфатлы чиста су белән тәэмин итү зур техник әһәмияткә ия, чөнки ул төрле эпидемиологик авырулар таралуга комачаулый. Торак пунктка җитәрлек су бирү аны төзекләндерүнең гомуми дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.

Мөһим мәсьәләне хәл итәр өчен
Мөһим мәсьәләне хәл итәр өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас