ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 ноябрь 2022, 06:55

Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр

“Мәгариф” илкүләм проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында  Иске Калмаш урта мәктәбендә   “Башкортостан кванториумы” мобиль технопаркы эшли башлады.

Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләрМәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр

  “Башкортстан кванториумы” балалар технопаркы – актуаль фәнни-тикшеренү һәм инженер-техник юнәлешләрдә балаларның  тизләтелгән үсеше өчен аерым мохит. Аның аерым үзенчәлеге булып балаларны инженерлык белемнәргә  өйрәтү генә түгел, проектлау эшчәнлегенә дә өйрәтү, ТРИЗ (уйлап табу мәсьәләләрен хәл итү теориясе), 4К-компетенцияләргә (коммуникация, креативлык, команда  белән проект төзү бурычларын хәл итү, тәнкыйди фикерләү) һәм тәҗрибәле остазлар белән бергә гамәли җитештерү бурычларын хәл итү  тора. 7-18 ноябрьдә биредә  4-11 сыйныф укучылары өчен Аэро/Гео (очучы идарә итмәгән квадрокоптерларны өйрәнү һәм эшләү), VR/AR/IT (виртуаль һәм өстәмә чынбарлык   заманча җайланмаларны һәм программаларны өйрәнү, үз виртуаль дөньяларын булдыру), Промдизайн/Промробо (Сәнәгать дизайны һәм сәнәгать робототехникасы) юнәлешләре буенча дәресләр үткәрелә.

Мәктәп директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов белдерүенчә, өч юнәлештә оештырылган дәресләргә барлыгы 180 малай һәм кыз кызыксынып йөри һәм “Башкортостан кванториумы” мобиль технопаркы алдагы елга да дәресләрне дәвам итү максаты белән белән апрель аенда Иске Калмаш урта мәктәбенә килергә планлаштырып тора.  Мобиль белем бирү үзәге Иске Калмаш авылы мәктәбендә ун көн эшләячәк. Дәресләрдә Иске Башир мәктәбе  укучылары да катнаша.

 

 Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең киләсе санында таныша аласыз.

 

Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Мәктәп укучылары үсеше өчен киң мөмкинлекләр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас