

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев катнашты.
Район халкы идарә җитәкчесенә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Белүебезчә, район халкы күпләп мал-туар карый, кош-корт үстерә. Сорауларның күбесе кош-корт һәм эре маллар арасында таралган яки таралу куркынычы янаган чирләргә кагылышлы булды. Шулай ук малларны тамгалау, авыл хуҗалыгында малчылыкка кагылышлы үзгәрешләрне телгә алдылар. Урамдагы сукбай этләр артуына чик кую юлларына аерым тукталып үтеләр. Азат Салават улы Җиһаншин бөтен йорт этләренә махсус тамга куелган булуы, аларның бәйдә яки вольерда тотылырга тиешлеген җиткерде. Котыру чиренә каршы тиешле вакцина ясату, сукбай этләрне стерильләштерү – мөһим чаралар булып тора.
Азат Салават улы Җиһаншин районда авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә дә тукталды, барлык сорауларга да тулы һәм анык җаваплар кайтарды, халык үтенечләрен үз контроленә алды.