ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 ноябрь 2022, 11:35

Янгын вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре

Янгын күргәч үзегезнең көчегезгә һәм бу хәлләргә дөрес бәя бирергә һәм үзегезгә ярдәмчеләр табарга тырышыгыз .

Янгын вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләреЯнгын вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре
Янгын вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре
  •  
  • Иң элек янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Бик куркыныч очракта мал-мөлкәтегезне коткарып, вакытны әрәм итмәгез.
  • Иң мөһиме – нинди генә юл белән булса да үзегезне һәм бәлага торучыларны коткарыгыз.
  • Балаларны һәм картларны коткару турында кайгыртыгыз. Аларны янгын чыккан урыннан ераккарак алып китегез, чөнки газ шартлап, ут бик тиз җәелергә мөмкин..
  • Янгын сүндерүчеләргә (мөмкинлек булса) шалтыратырга кирәк. Аларга кирәкле мәгълуматны (төгәл адрес, подъезга илтүче юлны, нәрсә яна, кешеләр бармы икәнне) җиткерергә.

Янгын вакытында:

  1. Төтенле баскыч аркылы чыгарга тырышудан;
  2. Лифт белән кулланудан;
  3. Су ага торган торба буйлап, җәймә һәм бау кулланып төшүдән;
  4. Ишек һәм тәрәзәләрне ачудан (бу кислорорд керүен арттыра);
  5. Югары катның тәрәзәсеннән сикерүдән;
  6. Эшләп торган  электр приборларын су белән сүндерүдән тыелырга кирәк.

     Шулай ук, янгын чыгу очракларын кичектерү өчен янгын хәвефен кисәтүче прибор куйдыру мөһим, чөнки ул бик күп кешеләрнең гомерләрен саклап кала алды. Янгын очрагын “сизеп” калган аппарат сигнал бирә башлый һәм шуның белән бина эчендәге кешеләрне кисәтә. Һәм бу вакытта тагын да уяу булырга  кирәк: кабалана-кабалана бер урынга өелмәскә, аптырап калмаска, паникага бирелмәскә, мөлкәтне җыярга тотынмаска, ә якын-тирәдәге кешеләрне, якыннарыңны хәвефсез урынга алып чыгарга һәм үзеңә тышка чыгу юлын карарга киңәш итә янгын сүндерүчеләр. Иң мөһиме – бу вакытта кыю һәм тапкыр булу кирәк. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламаса, барысын да кире тергезеп була. Иң мөһиме – саулык, исән калу. 

Автор:Индира Латыйпова әзерләде
Читайте нас