ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 ноябрь 2022, 10:55

Җылы сүз җан эретә

Изгелек, мәрхәмәтлек, шәфкатьлеклелек... Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый,  тирәнрәк төшенә. Борынгылар, кешегә кылган изгелегең, аның рәхмәте сиңа икеләтә әйләнеп кайтыр, дигән. Тирә-юнебездә миһербанлы, изге күңелле, игелекле кешеләр шактый.

Җылы сүз җан эретәҖылы сүз җан эретә
Җылы сүз җан эретә

 

Күңел төшенке вакытта юатып әйткән бер җылы сүз, бер ягымлы караш та кешеләрнең йөрәкләренә күпме өмет өсти. “Кеше күңеле пыяла – саксыз тисәң, уала”, – дип  юкка гына әйтмәгәннәр. Ә өлкәннәр күңеле бигрәк тә сак. Алар күңеле яшәгән саен сагая, нечкәрә бара. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ.

Шушы көннәрдә Юмаш авыл биләмәсенең мәдәният хезмәткәрләре Рәҗәптәге картлар йортында булып, өлкән яшьтәгеләргә  бай программалы мәдәни ял оештырдылар. Өлкәннәр белән очрашу  җылы, якты һәм истә калырлык булды.

 

 Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Җылы сүз җан эретә
Җылы сүз җан эретә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас