ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 ноябрь 2022, 06:50

Башкалага сәяхәт

Мәктәп укучысына шәхес буларак үсешә бару өчен белем алудан тыш дөньяны танып-белү активлыгын арттыру, иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү, бар яклап та белемнәрне тирәнәйтү мөһим.

Башкалага сәяхәтБашкалага сәяхәт
Башкалага сәяхәт

 Шул максаттан районыбыз укучылары өчен Башкортстаныбызның төрле тарихи урыннарына сәфәрләр оештыру даими дәвам итә. Бүген, 16 ноябрьдә, “Мәктәп туризмы” проекты чикләрендә Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназиясеннән 42 укучы башкалабыз Уфага ике көнлек сәяхәткә юл алды. Анда бару бәхетенә   укуда, спортта алдынгы булган, мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар ия булды. Алар белән бергә озатып йөрүче 3 укытучы да бар. 5-9 сыйныфлар   укучыларын биредә бай һәм кызыклы мәдәни программа көтә. Бүген алар белән Башкортстан Республикасының Милли музее, генерал Шәйморатов, Салават Юлаев  һәйкәлләренә, “Җиде кыз” фонтанына, “Заманча сәнгать” паркына, Кәрван сарайга, лимонарийга экскурсия планлаштырылган. Иртәгә исә укучылар “Русия минем тарихым” музеен, асылмалы күперле Салават Юлаев паркын, “Аленький цветочек” һәйкәлен барып күрәчәкләр һәм гамәли сәнгать буенча осталык дәресендә катнашачаклар. Шулай итеп, укучылар ике көн дәвамында, бер минутны да әрәм итмичә, Уфабызның төп истәлекле урыннары белән танышып чыга алачак.

Бу хакта тулырак язманы гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Башкалага сәяхәт
Башкалага сәяхәт
Башкалага сәяхәт
Башкалага сәяхәт
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас