+24 °С
Яңгыр


Конкурста Башкортстан, Татарстан, Мордовия республикалары, Киров, Түбән Новгород, Саратов, Свердлов өлкәләреннән 566 кеше катнашты.
Әлеге конкурста Чакмагыш беренче урта мәктәбенең беренче “в” сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова) катнашып, призлы урыннар яулады.
Мәрьям Юлдашева, Әмелия Гыйндуллина – икенче, Камил Минһаҗев, Айлин Солтанова өченче урыннарга лаек булдылар.
Беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү институты ректорының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.