

Шушы көннәрдә Иске Калмаш авылында игелекле гомер кичерүче Гаһәдия Сәет кызы Хәсәнова 90 яшен каршылады. Шушы истәлекле көн уңаеннан авылдашлары аның хөрмәтенә Иске Калмаш авылының модельле китапханәсендә күркәм бәйрәм чарасы оештырды. Авыл биләмәсе хакимияте, Иске Калмаш авылы клубы һәм китапханә хезмәткәрләре мөхтәрәм юбилярга олы ихтирам күрсәтте. Биләмә хакимияте башлыгы Рөстәм Равил улы Макулов аңа Президентыбыз В.В. Путин, Республика Башлыгы Радий Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеевның Рәхмәт хатларын һәм шәхсән үзенең бүләкләрен тапшырды. Гаһәдия Сәет кызы илебез тарихының иң михнәтле елларын кичереп, сугыш чоры авырлыкларын иңнәрендә күтәргән. Шушы олуг яшендә дә күңел көрлеген, зирәк зиһенен җуймаган. Озак еллар дәвамында ул нефть кудыру станциясендә машинист-оператор булып намуслы хезмәт салган. Бик күп мактау кәгазьләре, Почёт грамоталарына ия. Тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Хөсәен улы Хәсәнов белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да тормышта үз урыннарын табып, төрле өлкәләрдә игелекле хезмәт итәләр. Бүген ул – бәхетле әни, нәнәй һәм картәни. Гаһәдия апаның күңел яктылыгы барсына да җитәрлек. Чара барышында Гәхәдия апа хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр, матур җырлар яңгырады. Иске Калмаш биләмәсендәге ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева юбилярга кайнар котлау теләкләрен җиткерде. “Озын гомер итүнең сере сабырлык белән яшәүдә”, – ди мөлаем һәм киң күңелле Гаһәдия апа. Аны шулай хөрмәтләгәннәре өчен ул биләмә хакимиятенә, авыл клубы, район мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә, балаларына ихлас йөрәктән рәхмәт сүзләре җиткерде.