

Республикабыз өчен мәдәни мирасны саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре –дәүләт сәясәтенең төп өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Республикабыз һәрвакыт мәдәни традицияләре белән көчле булды. Бу юнәлештә районыбызда да актив эш алып барыла. Шушы көннәрдә “Туган ягым осталары белән данлы” (Мастерами славится мой край”) республика видеоязмалар конкурсы тәмамланды. Ул гыйлем һәм мәгарифне үстерү өлкәсендә Президент фонды ярдәме белән үткәрелде. Конкурста республиканың төрле төбәкләреннән 200 дән артык укучы катнашты. Видеоязмалар халык кесәпчелеген чагылдырган, туган як турындагы булган репортажларны берләштерде. Әлеге проект укучыларга башкорт халкының милли мәдәниятен, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне өйрәнергә ярдәм итте. Халык иҗаты укучыларда туган якка карата сөю тойгылары һәм ватанпарвәрлек хисләре уятты. Конкурста чакмагышлылар да сынатмады: гимназиянең Эльвина Яхина җитәкчелегендә “үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең “Медиаүзәк” оешмасында тәрбияләнүчеләр югары күрсәткечләргә иреште. “Мәктәп командалары” номинациясендә беренче урынны 6”А” сыйныфы укучысы Алина Бакиева һәм Азалия Гарифуллина алды. Алар әзерләгән видеоязма Чакмагыш районында казылык продукциясен җитештерү процессын чагылдыра. 10-13 яшьтәгеләр арасында 6 “А” сыныфы укучысы Ралина Гарифуллина өченче урынга лаек булды. Конкурска ул Иске Калмаш авылындагы агач эшкәртү цехы турында видеоязма төшереп җибәргән. Җиңүчерләне ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телибез!