ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 ноябрь 2022, 18:10

Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан

Гимназия укучылары Уфа дәүләт технология һәм дизайн көллиятенә экскурсиягә бардылар

Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннанҺөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан
Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан

Укучыларны мөстәкыйль һәм аңлы рәвештә һөнәр сайлауга әзерләү – һәр шәхеснең гармонияле үсешенең мөһим өлеше. Шуңа бәйле Чакмагыш гимназиясендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегенә, “мәктәп-көллият-ВУЗ хезмәттәшлеге”нә зур игътибар бирелә. Ул нигездә урта һәм өлкән сыйныф укучыларына юнәлтелгән. Аларның бу мөһим этапта сәләтләре, кызыксынучанлыклары, омтылышлары һәм хезмәткә ихтыяҗлары, һөнәр сайлауга әзерлекләре формалаша. Күптән түгел гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Гүзәлия Наил кызы Галиева җитәкчелегендә “МОДАмуазель” һәм ”Одри” мода театры һәм “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең “Модный прорыв” берләшмәләре укучылары өчен Уфа дәүләт технология һәм дизайн көллиятенә һөнәри юнәлеш буенча экскурсия оештырылды. Кызлар һөнәри юнәлеш бирү дәресендә булдылар, үзләрен биредә график дизайнер һәм программалар белән эшләүчеләр ролендә сынап карадылар һәм дизайнга (тармаклар буенча) өйрәнүче студентларның дизайнер проектларының креатив иҗади күргәзмәләре белән таныштылар, булачак модельерлар һәм конструкторларның эшләренә карап сокландылар. Фәһемле, иҗади очрашу укучыларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырды, аларны өйләренә кайтып җиткәнче бер-берсе белән уртаклаштылар һәм социаль челтәрләрдә фикер алыштылар. Күпләр остаханәләрнең заманча техник җиһазланышына карап, әлеге уку йортына карата фикерләрен үзгәртте, укытучы-остазларның профессионаллыгын билгеләп үтте. Бу хакта тулырак язманы гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас