+22 °С
Яңгыр


14 ноябрьдә социаль-психологик хезмәт әгъзалары “Тәмәке тартучыга хат” дигән акция оештырдылар. 7нче сыйныф укучылары тәмәке тартучыларга мөрәҗәгатьләрендә үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга, тәмәке тартучыларга гадәти һәм электрон тәмәке тартуның сәламәтлеккә хәвефле булуын җиткерергә тырыштылар. Акция чикләрендә иң яхшы хат-мөрәҗәгатьләрдән стенд оештырылды. Төрле яшьтәге балалар 7чне сыйныф укучыларының эшләре белән кызыксынып таныштылар. Күпләр өчен бу хат-мөрәҗәгатьләр тәмәкенең сәламәтлек өчен никадәр зарарлы булуын аңларга ярдәм итте.