+21 °С
Болытлы


Чара Башкорт дәүләт медицина университетына нигез салынуның 90 еллыгына һәм республикада йөрәк трансплантациясенең 10 еллыгына багышланды. Анда Русия, Кытай Халык Республикасы, Италия, Бразилия, Бангладеш, Кыргызстан, Казахстан һәм Белоруссиядән 1500 дән артык кеше катнаша.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Алина Фаил кызы Латыйповага да әлеге масштаблы конгресста катнашу бәхете елмайды. Өч көн дәвамында үткән конгресс барышында йөрәкне трансплантацияләү проблемалары, йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау кебек мөһим мәсәләләр буенча фикер алышачаклар.