+24 °С
Яңгыр


Ул Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребезгә, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә һәм туганнарына социаль, психологик, көнкүреш һәм башка ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды. Бүген районыбызның Яшьләр үзәге бинасында урнашкан М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына рәҗәплеләр гуманитар ярдәм китерде. Посылкаларга авылдан мобилизацияләнгән солдатлар өчен продукция, көнкүреш кирәк-яраклары, җылы киемнәр һәм башка мөһим әйберләр җыелган. Мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү йөзеннән Рәҗәп авылы халкы берләште. “Бөтенебез бергә булсак кына, кыенлыкны җиңеп чыгып була”, – ди алар.