+24 °С
Яңгыр


Дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары җитми. Туймазы районының медицина колледжында әлеге мәсьәләне хәл итү буенча эшкә алучылар форумы үтте. Республикабызның сигез үзәк район һәм шәһәр дәваханәләре вәкилләре биредә очрашып, студентларга булган вакансияләр турында сөйләделәр. Чарада Чакмагыш үзәк район дәваханәсе вәкилләре дә катнашты. Традициягә әйләнгән чара кысаларында оештыру-методик кабинеты мөдире Рөстәм Әнвәр улы Исмәгыйлев булачак чыгарылыш укучыларын эш урыны, социаль ярдәм чаралары, булган вакансияләр, медицина хезмәткәрләре өчен социаль ташламалар турында презентацияләр белән таныштырды.