ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 ноябрь 2022, 06:05

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» сынауларын үтәдек

Мәктәп укытучылары хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Безнең укытучылар да совет чорында ук гамәлдә булган ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) нормаларын тапшырды.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» сынауларын үтәдек«Хезмәткә һәм оборонага әзер» сынауларын үтәдек
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» сынауларын үтәдек

 

Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)» чарасының максатлары –  спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укытучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау нияте  белән үтте. Әлеге чара безнең мәктәптә дә үткәрелде. Бу көнне укытучылар үзләрен  спортның 6 төрендә сынап карады: 60 метрга, 1,5 км арага йөгерделәр, беләк көче күтәрделәр, төз аякларда аска таба иелделәр (куллары җиргә кадәр тияргә тиеш), озынлыкка сикерделәр, 150 граммлы тупны еракка ыргыттылар, ятып җирдән гәүдәләрен күтәрделәр. 

Русия Мәгариф министрлыгының 1147 нче боерыгы нигезендә, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгесенә ия булучылар өчен  югары белем уку йортларына укырга кабул ителгәндә өстәмә баллар исәпләнә.

 

Чулпан Басыйрова, Калмашбаш урта мәктәбе директорының

укыту һэм тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.

Автор:РИС Интеграция
Читайте нас