ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 ноябрь 2022, 11:05

Остабикәләр җыелды

Яңа Каръяуды авылы кызлары уңганлыгы белән элек-электән аерылып тора. Шушы көннәрдә әлеге авыл клубының “Остабикә” оешмасы әгъзалары йон язарга җыелды. Каба, йон көнҗеләсе, орчык кебек кулланышта сирәк очрый торган эш кораллары инде онытылган – замана бер урында гына тормый, алга таба бара. Остабикәләр бу эшне электр йон эрләү машиналары ярдәмендә башкарды. Бу көнне алар әлеге көнгә кадәр ата-бабаларыбыздан сакланып килгән шөгыльне бүген дә онытмаган кул осталарына әйләнде.

Остабикәләр җыелдыОстабикәләр җыелды
Остабикәләр җыелды


“Районыбызда халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау юнәлешендә ныклы эш алып барыла. Милли традицияләребезне, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклап калу, үсеп килүче буынга җиткерү һәм үстерү – безнең бердәм бурыч”, – ди Яңа Каръяуды авылы клубы мөдире Рима Миңнехаҗип кызы Гайнанова.

Остабикәләр җыелды
Остабикәләр җыелды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас