ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 ноябрь 2022, 06:05

Пима төпли беләсеңме?

Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында Яңа Коты клубының “Оста куллар” ошмасы әгъзалары очрашты. Оешма җитәкчесе Йолдыз Шакирова, авыл клубы мөдире Урал Шәяхмәтов, китапханәче Наилә Әзизова Бөтендөнья һөнәр ияләре көненә багышланган “ Мили һөнәрләрне саклап калыйк” дип аталган чара оештырды. Әлеге чарада авыл яшьләре пима төпләү серләренә өйрәнде. Карап торуга җиңел генә тоелган бу эшкә дә осталык таләп ителә икән: туры килә торган җепләр, кирәк-яраклар һәм инструментлар сайлау мөһим.

Пима төпли беләсеңме?Пима төпли беләсеңме?
Пима төпли беләсеңме?


Пима Русия халыклары арасында үзенчәлекле аяк киеме буларак таралган. Аны хәтта җылы якта яшәүчеләр дә яратып кия. Йоннан басылган аяк киеме кеше сәламәтлеге өчен файдалы. Татарлар аны киез итек дип йөртә. Тарихчылар беренче пиманы бик борынгы заманнарда күченеп йөрүче төркиләр кигән дигән фикердә.
Элек-электән һәр гаилә башлыгы ир балаларын пима төпләргә, ямау салырга өйрәткән. Бүгенге көндә татар халкының гасырлар дәвамында хезмәт иткән аяк киеме тарихи предмет булып кына калырга тиеш түгел. Яңа Коты авыл клубының “Оста куллар” оешмасы әгъзалары бу юнәлештә әһәмиятле эш алып бара.

Пима төпли беләсеңме?
Пима төпли беләсеңме?
Пима төпли беләсеңме?
Пима төпли беләсеңме?
Пима төпли беләсеңме?
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас