+24 °С
Яңгыр


Хокукларны, законнарны белү, аларда ориентлаша алу һәркемгә, бигрәк тә яшь буынга кирәк. Мондый белем белән алар көнкүрештә туган төрле хәлләрдә дә югалып калмаячак. Бүген, 17 ноябрьдә, Чакмагыш беренче урта мәктәбендә шул темага очрашу оештырылды. Анда адвокат һәм юристлар ассоциация с әгъзасы Олеся Олеговна Никитина чакырылган иде. Чара балаларга хокукый белемнәрне арттырырга һәм үз хокукларын һәм бурычларын искә төшерергә ярдәм итте. Очрашу балалар өчен бик файдалы булды.