

20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган бу датаның төп максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар һәм өлкәннәр проблемаларына юнәлтү, алар арасында үзара аңлашуга ирешү. Иртәнге 10.00нан 13.00 сәгатькә кадәр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опека һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатында кабул итү үтте. Биредә прокуратура, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, райондагы Гаилә хезмәте, опека һәм попечительлек секторы, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты вәкилләре, юристлар һәм башка профилактика органнары белгечләре тарафыннан авыр тормыш шартларында калган гаиләләргә, балалар тәрбияләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә, коммендант сәгате һәм башка халыкны кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар бирелде, аларга үз хокуклары аңлатылды һәм хокукый мәгълүмат белән уртаклаштылар. Кабул итүгә килгән гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә җавапсыз калмады, алар игътибарга һәм контрольгә алынды.
Хокукый белемнәр безгә һәрвакыт, һәр яшьтә кирәк, әмма без аларны тулы күләмдә беләбез, дип әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә хокукый тәрбия һәм белем бирү теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы яшьтә актуаль булып тора. Әлеге чара халыкка күп сорауларга җаваплар алырга ярдәм итте һәм файдалы булды.