ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 ноябрь 2022, 11:15

Башкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар белән

Чакмагыштан 40-тан артык укучы ”Мәктәп туризмы” приоекты чикләрендә ике көнлек сәяхәткә барып кайтты

Башкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар беләнБашкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар белән
Башкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар белән

Мәктәп укучысына шәхес буларак үсешә бару өчен белем алудан тыш дөньяны танып-белү активлыгын арттыру, иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү, бар яклап та белемнәрен тирәнәйтү мөһим. Шул максаттан районыбыз укучылары өчен Башкортстаныбызның төрле тарихи урыннарына сәфәрләр оештыру даими дәвам итә.  Быел республикада “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты эшли башлады. Хәзер уку алдынгылары, активистлар, олимпиадалар җиңүчеләре һәм спортчылар республика буйлап бушлай сәяхәт итә ала.

16 ноябрьдә  “Мәктәп туризмы” проекты чикләрендә Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән һәм гимназиядән 42 укучы башкалабыз Уфага ике көнлек сәяхәткә юл алды. Анда бару бәхетенә   укуда, спортта алдынгы булган, мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар ия булды. Алар белән бергә озатып йөрүче 3 укытучы да барды. 5-9 сыйныфлар   укучыларын биредә бай һәм кызыклы мәдәни программа көтте.  

Сәфәрнең тәүге көнендә балалар Башкортстан Республикасының Милли музеенда булды. Әлеге чал тарих битләрен саклаган урында балалар искиткеч залларда мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, бай хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, уникаль табигый күренешләр, кызыклы археологик табылдыклар, файдалы казылмалар белән таныштылар, аеруча заллардагы күпсанлы мәгарәләрне күреп тәэсирләнделәр. Бу көнне аларга шулай ук башкалабызның истәлекле урыннары: генерал Шәйморатов, Салават Юлаев  һәйкәлләренә, “Җиде кыз” фонтаны, “Заманча сәнгать” паркы, Кәрвансарай, лимонарий  буенча экскурсия оештырылды. 

Икенче көнне район үзәгенең алдынгы укучылары “Русия – минем тарихым” дигән мультимедиа тарихи паркында булдылар. Ул мәгълүмати  технологияләрнең иң яңа формалары ярдәмендә һәркемгә илебез тарихындагы мөһим вакыйгаларга кагылырга мөмкинлек бирде. Чакмагышлылар интерактив экраннарда, сенсорлы өстәлләрдә hәм китапларда урнашкан ил тарихы белән таныштылар. Экскурсияче тарихи материалны җентекле һәм аңлаешлы итеп бәян итте.

 

Бу хактагы тулы язма белән  гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Башкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар белән
Башкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар белән
Башкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар белән
Башкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар белән
Башкалага сәяхәттән – чагу тәэссоратлар белән
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас