

2022 ел – Русиядә Президентыбыз В.В.Путин тарафыннан Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителгән иде. Ул халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник берләшмәләрне саклап калу максатыннан кабул ителде.
Русия халыкларының мәдәни мирасы елын үткәрү Русиянең барлык халыкларының сәнгатен үстерүне хуплауга булышлык итүгә юнәлдерелде. Ул музейларның, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең, тарихи һәм ландшафт территорияләренең тормышына игътибар итәргә, яңа буынга ата-бабаларбыздан калган мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен җиткерү өчен яхшы мөмкинлек булды.
Республикабызда барлыгы биш меңнән артык мәдәни мирас объекты, шулар арасында тарих, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләре бар. Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне исәпкә алу һәм популярларштыру, торак пунктларның тарихи йөзен тергезү аерым әһәмияткә ия.
Безнең районда да тарихи урыннар, мәдәни мирас объектлары бар. Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе вәкилләренә биргән сорауларның һәркайсы шушы юнәлештә булды. Идарә вәкилләренә районыбызның тарихи киләчәге өчен мөһим булган сорауларның берсе белән районыбыз аксакалы –“Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Наил улы Хәбиров Кала-тау тавы территориясе янәшәсендә туристик объект тергезү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә районыбызда “Кала-тау” туган якны өйрәнү клубы бар, аның әгъзалары бу юнәлештә бердәм эшчәнлек алып бара. “Районыбыз территориясендә урнашкан Кала-тау тарихи объектына 1400 ел, аны саклап калу һәм янәшәсендә туристик база төзү – яшь буын өчен бик әһәмиятле чара”, – диде Рамил Наил улы. Ул районны туристик үзәккә әйләндерү юнәлешендә ныклы эшчәнлек алып бара. Белүебезчә, Яңа Коты ягында урнашкан “Карагай” чаңгы һәм ял базасы комплексы да Рамил абый башлангычы белән тормышка ашты.
Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе бүлеге начльнигы Ирина Рим кызы Бәхшиева бу юнәлештә проект әзерләү мөһимлеген әйтте. “Югары тарихи-мәдәни һәм туристик потенциалга ия булган махсус үсеш территорияләрен – тарихи җирлекләрне тергезү буенча ныклы эшчәнлек бара. Әлеге эшне башкарып чыгу өчен аны этапларга бүлү мөһим. Территориядә тәүдә иҗади һәм фәнни тикшеренүләр оештыру, археологик казынулар үткәрү бурычы бар. Аннары гына объект мәдәният һәм туризим үзәге исеменә ия булырга мөмкин”, – диде ул.
Гомүмән, идарә вәкилләре мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык сорауларына анык җавап кайтарды, фәһемле киңәшләр бирде, эш ысулларын аңлатты.