ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
18 Ноября 2022, 12:45

Яңа елга кунаклар бүлмәсен ничек бизәргә?

Яңа елга кунаклар залын бизәү, әлбәттә, матур, бәйрәмчә һәм сихри булырга тиеш. Иске Калмаш модельле китапханәсендә үткән “Бүлмәне ничек матур итеп бизәргә” дигән дизайн дәресе дә шушы темага багышланган иде.

Яңа елга кунаклар бүлмәсен ничек бизәргә?Яңа елга кунаклар бүлмәсен ничек бизәргә?
Яңа елга кунаклар бүлмәсен ничек бизәргә?

Чара барышында кунаклар белән бүлмәне Яңа елга бизәү әйберләре эшләү серләре белән уртаклаштылар. Болар чыршы уенчыклары да, диван өчен мендәрләр дә, гирляндалар һәм башкалар да булырга мөмкин. Һәркем үзенә яраклы вариантны сайлый алсын өчен аларга “Кунак бүлмәсен бизәү идеяләре коллекциясе” дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. “Оста куллар могьизалар тудыра”, дигән электрон презентация интерьер төзү буенча эшчәнлекнең барлык мөмкинлекләрен күрсәтте.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас