ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
19 Ноября 2022, 14:05

Халык әйтсә – хак әйтә

Авыл биләмәләрендә җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау буенча халык җыелышлары дәвам итә.

Халык әйтсә – хак әйтәХалык әйтсә – хак әйтә
Халык әйтсә – хак әйтә

Шушы көннәрдә Иске Калмаш авыл советы авыл биләмәсенең Яңа Мортаза авылында башлангыч җыелыш үткәрелде. Чара барышында сайлауга ике проект чыгарылды. Аларның берсе – Яңа Мортаза авылында сууткәргеч торбаларын яңарту, икенчесе – балалар мәйданчыгы булдыру. “Проектның икесе дә авыл халкы өчен бик мөһим. Йомгаклау җыелышында сайлау нәтиҗәләре билгеле булачак”, – ди биләмә башлыгы Рөстәм Равил улы Макулов. Җыелыш вакытында авыл халкы да үз фикер-тәкъдимнәрен белгертте. Яңа Мортаза авылында яшәүче Камил Сухов авылның сууткәргеч торбаларын яңарту проектын өстен күрә. Тиздән, программада катнашу өчен сайланган проект билгеле булачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас