+22 °С
Дождь


Егетләр районның үзәк урамнарыннан бизәлгән техника белән үткәннән соң, митинг Җиңү паркында мәңгелек ут янында дәвам итте. Ракетачылар һәм артиллеристлар Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алды. Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды. Артабан әлеге чараны әзерләүче ракетачы егетләр чарада катнашучы укучыларга хәрби техника һәм артиллерия кораллары макетларын күрсәтте. Чара “Гаилә” кинозалында бергәләп фильм карау белән тәмамланды. Бу хакта тулырак – киләсе санда.