ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 ноябрь 2022, 11:30

Көрәшче егетләребез сынатмады

Шушы көннәрдә районыбыз көрәшчеләре Агыйдель шәһәрендә үткән билбау көрәше турнирында катнашты. Ул Мидхәт Әхмәт улы Шакировның якты истәлегенә багышланган иде.

Көрәшче егетләребез сынатмадыКөрәшче егетләребез сынатмады
Көрәшче егетләребез сынатмады

Ярышларда Башкортстан республикасыннан – 17, Татарстаннан ике команда көч сынашты. Иң көчлеләр исеме өчен барлыгы 215 кеше ярышты. Район йөзен әлеге турнирда Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Илнур Зәйнутдинов кул астында шөгыльләнгән алты спортчы яклады. Ярыш нәтиҗәләре: 48 кг кадәр авырлык категориясендә Алинә Сәйфетдинова, 52 кг кадәр авырлык категориясендә Камилә Ризванова, 57 кг кадәр авырлык категориясендә Ангелина Бәдретдинова өченче урынны алдылар. 60 кг кадәр авырлык категориясендә Радим Габделганиев, 65 кг кадәр авырлык категориясендә Тимур Ахтаров, 71 кг кадәр авырлык категориясендә Динар Хәйруллин 3 урыннарга лаек булдылар. Көрәшче егетләребезне тәүге җиңүләре белән котлыйбыз, аларга яңа спорт уңышлары теләп калабыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас