+10 °С
Болытлы
Аблай мәдәният йортында Кыш бабайның туган көненә багышланган "Туган көнең белән, яраткан Кыш бабай!» дип аталган танып-белү-күңел ачу чарасы оештырылды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне балалар белән бергә Кыш бабайга бәйрәм сюрпризы әзерләгәннәр – үз куллары белән матур бүләкләр ясаганнар. Чара барышында балалар Кыш бабайның кайда яшәве, туган көнен ничек билгеләп үтүе турында белделәр һәм рәсем конкурсында катнаштылар.