Уфада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин төбәкнең иң яхшы хезмәткәрләренә Русия һәм республиканың дәүләт наградаларын тапшырды.
Мактаулы исемгә лаек
Төрле һөнәр ияләре арасында Чакмагыш районы су белән тәэмин итү предприятиесе директоры Фән Зөфәр улы Гөлемов та бар. Аңа күпъеллы намуслы хезмәте өчен “Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән югары исем бирелде.