

Район үзәгендә яшәүче теремек кенә, ачык күңелле, эшкә уңган, ярдәмчел Лилия апаны тирә-як урамнарда белмәгән кеше сирәктер. Дус-туганнары, таныш-белешләре, күршеләре аны ачык йөзле, ярдәмчел, туган җанлы, тырыш булганы өчен ярата һәм хөрмәт итә.
Лилия Җиһанша кызы 1945 елның 8 февралендә Иске Калмаш авылында гади колхозчылар гаиләсендә тәүге бала булып дөньяга килгән. 3 кыз бала, 2 ир бала үсәләр. Балачагы сугыштан соң илне тергезү чорына туры килә. Бәләкәч Лилия әти-әнисенә терәк, үзеннән соң туган 4 балага күз-колак булып, балачактан ук җаваплылыкның нәрсә икәнен үз иңендә тоеп үсә. Балаларны яратуы зур гаиләдә үсеп, сеңел-энеләрен карашып үстерүдән дә булгандыр, мөгаен.
Туган авылында 8 классны тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли. 18 яшендә башкалага юл тота. Биредә әтисенең бертуган апасы Фәтхия тутакаенда яши, балалар йортына кече тәрбияче булып урнаша. Шулай итеп, әле үзе дә ана бәхетен тәтемәгән яшь кыз ата-ана назыннан мәхрүм калган нарасыйларга ана җылысын биреп, аларга кулыннан килгәнчә көндәлек тәрбия эшләрендә булыша.
Артабан тырыш, кулыннан бар эш тә килгән Лилиянең хезмәт юлы бөтенләй башка тармак белән бәйләнә – ул төзелештә штукатур-маляр булып эшли башлый. Биредә ул дистә елга якын эшләп, үзен тырыш эшче итеп күрсәтә.
Тик туган ягын сагыну хисе ныграк була, күрәсең. Эшен яратып башкарса да, Уфада калу теләге булмый кызда. 1972 елда Чакмагышка кайтып, механика заводындагы төзелеш цехында маляр булып хезмәт юлын дәвам итә, аннан соң шушы ук цехта склад мөдире вазыйфасын башкара. Булачак тормыш иптәшен дә шунда очрата ул – Венер исемле егет биредә шофер булып эшли. Шушы ук елның җәендә Венер Нурислам улы белән өйләнешеп, гаилә корып яши башлыйлар. 1973 елда беренче балалары – кызлары Гөлназ туа. Ул вакытта озаклап бала карап ятулар юк иде, дип искә ала Лилия апа. Имчәк балаң булуга карамастан, эшкә чыгарга кирәк. 1974 елда Гөлназны завод балалар бакчасына йөртә башлый. Балам елый, аның кырында булырмын, дип әлеге бакчага кече тәрбияче булып эшкә керә. Аннан 26 елга якын 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында шул ук вазыйфада эшли. “Ясли төркемендә эшләдем. Ул елларда һәр төркемдә 40ар бала була иде. Куллар “йөгереп” кенә тора иде инде: әле бер эшне эшлисең, әле икенчесен. Балаларны көненә әллә ничә тапкыр ашатырга, артларыннан җыештырырга, юарга кирәк, урын-җирләрен алыштырга, санап китсәң көндәлек мәшәкатьләрнең очы-кырые юк ... Тиз генә барысына да өлгерергә, җитез булырга кирәк”, – дип искә алды ул елларны.
Бу хактагы тулы язма белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.