

”Республика Башкортстан” Нәшрият йортының матди ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр үз ияләрен тапты. Шуларның берсе – Әхмәт авылында яшәүче Сөмбел Әхмәтхан кызы Шәфыйкова, аңа юрган оту бәхете елмайды. Сөмбел Әхмәтхан кызы әйтүенчә, алар район гәзитен ел саен яратып алдыралар икән. Барлык район яңалыклары, мәдәни чаралар, районыбызның хезмәт алдынгылары турындагы хәбәрләр белән кызыксынып яшиләр. “Буш вакытларымда гәзит-журналлар укырга бик яратам, район гәзите “Игенче” һәм республика вакытлы матбугат басмаларын алдырып торам. “Игенче” гәзитендә үткәрелгән лоторея отышларында ел да катнашып барсам да, бүләк оту бәхете беренчегә елмайды. Лотерея уйнатабыз, дигәч тә язылган квитанциямне редакциягә җибәргән идем. Бүләк отуымны белгәч, хәтта ышанмыйчарак тордым әле, бик сөендек. Гомер булгач, менә бу шатлыкны да күрергә насыйп булды. Лотореяны оештыручыларга рәхмәт”, – диде шатланып бүләк отучы.
Әйткәндәй, Сөмбел Әхмәтхан кызы 20 елга якын “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында сыер савучы булып хезмәт салган. Тормыш иптәше Нәзир Әкрам улы механизатор булып эшли. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде Нәзир һәм Сөмбел Шәфыйковлар биш оныгы өчен сөекле нәнәй һәм картәти.