ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
22 ноябрь 2022, 13:20

Халык файдасына

Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе ел саен Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып килә.

Халык файдасынаХалык файдасына
Халык файдасына

Ул җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча халык идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Әлеге программаның үзенчәлеге булып муниципаль берәмлек бюджетыннан гына түгел, төбәк бюджетыннан да, шулай ук халыктан ярдәм җыю мөмкинлеге тора. Төзекләндерү территориясен сайлауда һәм аны яхшыртуда авыл халкы турыдан-туры үзе катнаша. Тозлыкуш авылында яшәүчеләр инициативасы белән мәдәният йорты һәм һәйкәл территориясе төзекләндерелде. Бүгенге көндә Сыйрышбаш авылында яшәүчеләр белән башлангыч җыелышлар үткәрелә, анда 2023 елгы ППМИ программасында катнашу турында карарлар кабул ителә.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас