ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
22 ноябрь 2022, 11:10

Иң шәп математиклар гимназиядә укый

Гимназия укучылары төрле олимпиада һәм конкурсларда җиңүләре белән сөендереп кенә тора. Күптән түгел Кырмыскалы районының Прибельский урта мәктәбе базасында VIII республика ачык математика турниры үтте.

Иң шәп математиклар гимназиядә укыйИң шәп математиклар гимназиядә укый
Иң шәп математиклар гимназиядә укый


Анда республикадан меңнән артык кеше канашты. Интеллектуаль ярышларда гимназия укучылары янә алдынгы булуларын дәллилләде.
Беренче дәрәҗәле Дипломга Марсель Гыйльметдинов, Вилиза Әхмәтшина, Зарема Нәсретдинова, Алия Галиева, Илҗяс Сакаев, Июлия Әхмәдиева, Гөлнур Вәлиуллина, Виалина Әхмәтшина лаек булды.
Шамил Ваһапов, Алмаз Байбаков, Радмир Ваһапов, Самат Дәүләтов катнашучы сертификатлары белән бүләкләнде.
Гимназия җитәкчелеге укучыларны турнирга әзерләгән математика укытучылары Гөлнара Мәснәви кызы Латыйпова, Гөлнара Марат кызы Фәхретдинова, Рәмилә Радис кызы Ваһапова, Ләйсән Марат кызы Маннанова, Резида Реканс кызы Заһидуллина, Руслан Гамар улы Таҗетдинов, Лиана Флорид кызы Бакироваларга рәхмәт белдерә. Гимназия үз укучылары белән горурлана!

Иң шәп математиклар гимназиядә укый
Иң шәп математиклар гимназиядә укый
Иң шәп математиклар гимназиядә укый
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас