ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 ноябрь 2022, 06:05

Яхшылык җирдә ятмый

Әбиләр исән чакта әйтә иде: “Изгелек кыл, балам, изгелек кыл!” Ә нәрсә соң ул, изгелек? Өлкән кешеләргә ярдәм күсәтү, аларны хөрмәт итү, минемчә. Дөньяда һәрбер кеше изгелек кылcа, яшәве нинди матур булыр иде.

Яхшылык җирдә ятмыйЯхшылык җирдә ятмый
Яхшылык җирдә ятмый


Шушы көннәрдә Иске Сөрмәт авылы клубында “Изгелек кылырга ашыгыйк!” акциясе үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре клуб мөдире Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова җитәкчелегендә авылның иң өлкән әбие – Мәкмүнә Солтанованың хәлен белеп кайтты. 97 яшен тутырган әбинең өен тәртипкә китереп, су ташып куйдылар, бергәләп күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
Мәкмүнә әби мәдәният хезмәткәрләрен шатланып көтеп ала. Ул кызларга чиксез рәхмәтләрен җиткереп, озатып калды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас