+24 °С
Яңгыр


Алты ел эчендә программа ярәмендә авыл җирлегендә шактый күп эш башкарылды: су башнясы алмаштырылды, техника алынды, мәктәп тышланды, Яңа Бикккенә авылына керә торган юлга ком-таш салынды. Быел программа кысаларында мәдәни учакка яңа төс керде – Рапат авылы клубының тәрәзәләре пластик конструкциялегә яңартылды.
Без, Рапат авылы биләмәсендә яшәүчеләр, 2023 елда да бу программада катнашу теләге белдерәбез, чөнки Җирле инициативаларны хуплау программасы бүгеннән үк хәл итүне көткән, халык өчен әһәмиятле булган мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә.