

Митрә-Әюп мәдәният йорты волонтерлары да бу изге эштән читтә калмый, авылдашлар белән берлектә “Солдатка посылка” акциясен игълан итте. Якташлар бу чарага актив кушылды һәм мәдәният йортына байтак әйберләр китерде. Балалар һәм үсмерләр дә, өлкәннәрдән калышырга теләми, кулларыннан килгәнчә яудагы хәрбиләргә ярдәм итәргә омтылды. Алар солдатларга изге теләкләрен җиткереп хатлар яздылар, рәсемнәр төшерделәр. Мәдәният йорты волонтерлары авыл биләмәсе хакимияте башлыгы И.Гарифуллина белән бергә тупланган әйберләрнең исемлеген төзеп, тартмаларга тутырдылар һәм район волонтерлар штабына илтеп тапшырдылар. Алай гына да түгел, тәүгесендә әйберләрен китереп өлгерә алмаган авылдашлар аларны яңадан да китерде. Волонтерлар янә ике тартмага тутырылган посылкаларны район үзәгендәге волонтерлар штабына тапшырды.
Митрә-Әюплеләрнең изге теләкләре белән җан җылысы кушылган бу киемнәр, ризыклар солдатларыбызны кышкы салкыннардан саклап кына калмый, туган йорт җылысын да илтеп җиткерсен һәм өйләрендә аларны сагынып көтүләренең, якташларының теләктәшлек күрсәтүенең билгесе дә булсын иде, дип телибез.