+24 °С
Яңгыр


Мәдәни мирасны саклау һәм халык сәнгатен үстерү елы кысаларында Балалар сәнгать мәктәбендә тукыма станогы алынды. Кул остасы Рәбисә Әлмөхәммәт кызы Габдуллина сәнгать мәктәбендә тәрияләнүчеләргә мастер-класс үткәрде. Ул шулай ук бу җиңел булмаган кул эше серләре белән уртаклашты, эш тәртибенә өйрәтте. Тиздән кечкенә осталар үзләренең иҗади эшләре белән куандырыр, дип ышанып калабыз.