+28 °С
Болытлы


Авылдагы үзәк суүткәргеч линиясендәге әлеге колонканың күпьеллык тарихы бар. Элек урамның һәр йорты шушы чыганактан туенган. Хәзер һәр ихата яки йортка суүткәргеч торбалар кертелгән, яшь киленнәрнең дә көянтәләр тотып урамдагы суалгычка суга барулары да тарих булып кына кала бара. Ә шулай да ни өчендер суалгычларның сихри көче үзенә тартып тора.
Фәнис Фидан улы әйтүенчә, бу чыганакка соңгы елларда шактый зыян килгән булган: колонкасы тузып, аның урынына резина шланглар куелу бер хәл, хәтта коеның боҗралары да җимерелгән һәм ямьсез күренеш тудырып торган.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.