ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 ноябрь 2022, 07:05

Ватанпәрвәрлек хисләрен – балалар бакчасыннан

Балаларга патриотик тәрбия бирү – бүгенге көндә аеруча актуаль, мөһим мәсьәләрнең берсе. Яшь буынны халкыбыз тормышының яхшы, матур үрнәкләрендә тәрбияләү  тәрбиячеләр эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора.

Ватанпәрвәрлек хисләрен – балалар бакчасыннанВатанпәрвәрлек хисләрен – балалар бакчасыннан
Ватанпәрвәрлек хисләрен – балалар бакчасыннан

 

Үрнәк авылы балалар бакчасында патриотик-әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар юнәлтелә.  Биредәге балалар бакчасына  искиткеч талантлы, булдыклы кеше – аның мөдире Айсылу Рабис кызы Сафиуллина җитәкчелек итә. Барлык тәрбиячеләр, тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар йөрәгенә ачкыч таба белүче оста, булдыклы оештыручы да үзе. Бакчада 25  бала тәрбияләнә. Авыл балалар бакчасында үз һөнәренең осталары булган чын тәрбиячеләр эшли. Биредәге мохит, тупланган тату коллектив нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшчәнлек  алып баруга этәргеч булып тора.

Тәрбиячеләр нәниләргә күпкырлы тәрбия һәм белем бирүгә бөтен көчләрен бирәләр, алар өчен үрнәк булып торалар. Шундый тәрбиячеләрнең берсе – Эльвира Вазыйх кызы Шәмсетдинова. Сабыйлар күңелен аңлап эшләүче, тәҗрибәле тәрбияченең эшли башлавына да шактый вакыт үткән. Үрнәк кызы 1986 елда 1нче санлы Уфа педагогия училищесына күптәннән хыялы булган, үзе теләгән мәктәпкәчә тәрбия бирү тәрбиячесе һөнәре буенча укырга керә. Һөнәр алып чыккач тәрбияче булып туган авылында хезмәт юлын башлый. Моннан 35 ел элек коллективка килеп кушылган тәрбияче нәниләр өчен иң якын кешегә әверелә, үзен иҗади, хезмәт сөючән, изге күңелле педагог  итеп таныта.

”Эшчәнлегемдә дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда балаларны патриотик рухта тәрбияләргә тырышам. Минемчә, кайсы әкиятне, әсәрне алсаң да, анда ватанпәрвәрлек рухы ярылып ята – туган җиреңне, Туган илеңне, халкыңны, әти-әниеңне ярату һәм хөрмәт итү. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел узса да, сугыш хатирәләре, туган җиребезне, илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбыз онытылырга тиеш түгел. Балаларны кечкенәдән аларның батырлыклары белән таныштырам, төрле чараларда, конкурс-бәйгеләрдә катнашуга җәлеп итәм”, – дип эшчәнлеге белән таныштырып үтте Эльвира Вазыйх кызы.

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

 

Ватанпәрвәрлек хисләрен – балалар бакчасыннан
Ватанпәрвәрлек хисләрен – балалар бакчасыннан
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас