Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь , 14:15

Ана булу – олы хөрмәт

Башкорстан дәүләт опера һәм балет театрында Аналар көне уңаеннан бүләкләү тантанасы уздырылды. Чарада олы хөрмәткә лаек булган, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт салган күп балалы аналар, махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең һәм бүген Ватанны саклаучыларның әти-әниләре дә катнашты. Тантана башланыр алдыннан Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров алар белән аралашты.

Ана булу – олы хөрмәт
Ана булу – олы хөрмәт


“Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр! Бүген сезне бу залда күрү – минем өчен зур шатлык. Республиканың барлык әниләрен дә шушы гүзәл бәйрәм белән тәбрик итәм! Тормышыгыз гел сөенечләрдән генә торсын, барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим!” – диде Радий Хәбиров, залда җыелган әниләргә мөрәҗәгать итеп. Бүгенге көндә Ватаныбызны яклаучы якташ яугирләрнең әниләренә ул аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде.
Аналар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада төбәк җитәкчесе “Ата-аналар батырлыгы” медальләрен тапшырды.
Әлеге күркәм чарада безнең районнан да олы хөрмәткә лаек булган бер төркем аналар катнашты.
Аларның берсе – Рапат авылында яшәүче олы йөрәкле Рида Тәлгать кызы Хәкимова. Ул көчле рухлы якташыбыз Рөстәм Нәбиев һәм аның абыйсы Илнурга чын мәгънәсендә икенче әни була. Яшьли ятим калган ике малайны үзенең ике улы белән бергә назга төреп, матур тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгара Рида Тәлгать кызы. Төбәк башлыгы аңа “Ата-аналар батырлыгы” медален тапшырды.
Аналар көненә багышланган тантаналы чарада районыбыздан шулай ук олы ихтирамга лаек булган күп балалы аналар – Гөлназ Вил кызы Хәмәтгәрәева, Рәйхәнә Мәрвән кызы Смакова, Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова да катнашты. Алар – гаиләләрендә изге йөрәкле һәм уңган әни, районыбызның иҗтимагый тормышында мактауга лаек булган актив һәм җитез һөнәр осталары. Алар да игътибарсыз калдырылмады – олы йөрәкле шушы аналар Республика башлыгы кулыннан бүләк алу бәхетенә иреште.

Ана булу – олы хөрмәт
Ана булу – олы хөрмәт
Ана булу – олы хөрмәт
Ана булу – олы хөрмәт
Ана булу – олы хөрмәт
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас в