[Пересланное сообщение] Разиля Апӿ, сегодня в 16:16 Лаеклы гомер юлын үтеп, һәркемгә үрнәк булып Шушы көннәрдә районыбызның иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе – Калмашбаш авылында барлык яшьтәге якташларга үрнәк булырлык күркәм гомер кичерүче Мөнәвәрә Әфзалетдин кызы Латыйпова гомеренең күркәм, истәлекле бәйрәмен – 95 яшен билгели. Тоташ бер гасырга якын гомер итеп, ил белән бергә тарихи вакыйгаларны кичереп кенә калмый, аларның үзәгендә кайнаган хөрмәтле якташыбыз. Хезмәт юлын иң игелекле, изгелекле һөнәрләрнең берсе – бер заманда да җиңел булмаган укытучы-мөгаллимә эшенә багышлаган. Бу еллар дәвамында үзе белем һәм тәрбия биргән укучылары, аларның ата-аналары һәм авылдашлары арасында зур ихтирам-хөрмәткә лаек булган. Аны шушы истәлекле тормыш үрен яулавы белән авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Р.И.Нургалиев котлап, җылы теләкләр җиткерде, Русия Президенты В.В.Путин һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның бүләкләре белән тәбрикләүләрен тапшырды. Бу көн аның якыннары – балалары, оныклары өчен дә иң якты, куанычлы бәйрәмнәрнең берсе. Әнисенә күңел түрендәге иң җылы хисләрен белдереп, аның кызы, үзе дә озак еллар Чакмагыш беренче урта мәктәбендә ана теле һәм әдәбият укытучысы булып эшләгән, күз явын алырлык күркәм картиналары белән сокландырган һәм күп санлы җырлар сүзләре авторы булган Сәрия Латыйпова-Вахитова болай дип яза: “Әни, әниебез, кадерлебез. Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әни, картәни, укытучыбыз Мөнәвәрә Афзалетдин кызы Латыйповага 95 яшь... Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Безне дә үзе кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның ,тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы иң изге, иң кадерле илаһи зат. Тырышлыгың, көчле рухлы булуың, язмыш сынауларыннан өстен булып үткән гомерең олы хөрмәткә лаек. Кадерле әниебез! Безгә тигез итеп өләшкән йөрәк җылың, һаман да балаларыңны кайгыртып яшәвең өчен чиксез рәхмәтлебез. Бәйрәмең котлы,көннәрең кояшлы, гомерең озын булсын! Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып озак яшә! Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта узсын!” Бу теләкләргә өстәп, ул әнисенә үзенең шигъри юлларына язылган “Әнкәемә” җырын да бүләк итә. Без дә Сәриянең шушы сүзләренә һәм Мөнәвәрә Афзалетдин кызының авылдашлары, укучыларының тәбрикләүләренә кушылып, аны шушы истәлекле туган көне белән ихлас котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.