ИГЕНЧЕ
-24 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2022, 16:20

Һөнәри юнәлеш бирү буенча фәһемле очрашу

Чакмагыш гимназиясендә М.Акмулла исемендәге БДПУның тарихи, хокукый социаль-гуманитар белем бирү институтының  5нче курс студенткасы Томила Алтынбаева  11нче сыйныф укучылары белән һөнәри  юнәлеш бирүгә  кагылышлы кызыклы очрашу үткәрде.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча  фәһемле очрашу
Һөнәри юнәлеш бирү буенча фәһемле очрашу

  

Чара барышында укучыларга әзерлек юнәлешләре, БДПУ структурасы турында бик күп файдалы мәгълүмат бирелде. Укучылар шулай ук университетта һәм аннан читтә иҗади потенциалны тормышка ашыру һәм үсеш мөмкинлекләре турында белделәр.

Яшүсмерләр студентлар тормышы турында кызыксынып тыңладылар, Томилага актуаль сораулар бирделәр һәм аларга  тулы җаваплар алдылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в