

Рәшит Шәяхмәтов 2021 елның 9 сентябрендә арабыздан китте. Ул 1955 елның 9 октябрендә Имәнлекул авылында туган. Кечкенәдән спортны үз итүче егет, урта мәктәпне тәмамлагач, 1978 елда Стәрлетамак физик культура техникумында белем ала. 1973 елдан Каразирек 8-еллык мәктәбендә укыта. 1973-75 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975 елдан Рапат урта мәктәбе укытучысы, 1990 елда “Знамя” колхозы партком сәркатибе була. 1991-92, 2000-01 елларда Яңа Коты авылы биләмәсе башлыгы вазыйфасын намуслы үтәп, авыл тормышын яктыртуны дәвам итә. 1992 елдан Яңа Коты урта мәктәбендә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча укыта, 2004-2008 елларда мәктәп директоры була. 2015-2018 елларда шушы ук мәктәптә балаларга белем бирүне дәвам итә.
“РФ халык мәгарифе отличнигы”, “РФ гомуми мәгарифенең почётлы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр, БАССРның Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, күп санлы Мактау кәгазьләре, аның кулы астында акыл һәм тәҗрибә туплаган күпсанлы укучыларының рәх-мәтләре – аның күпьеллык педагогик хезмәтенең нәтиҗәләре.
Рәшит Җәмигънур улы – бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган олы ихтирамга лаеклы кеше. Ул укучылары, хезмәттәшләре, туганнары өчен горурланып, аларны хөрмәт итеп яшәде. Аларның күбесе район, республика ярышлары чемпионнары, призерлары булды. Спортның күп төрләрендә район, республика данын якладылар. Лаеклы ялда булуга карамастан, ул спортны ташламады, балаларны ярышларга әзерләде. Шәхсән үзе дә шашка, шахмат буенча район һәм республика ярышларында катнашып, призлы урыннар яулады. Тынгысыз, актив райондашыбыз Яңа Коты авылында ветераннар советы рәисе булды, авыл мәдәният йортында узган төрле мәдәни чараларда катнашып, спектальләрдә уйнап, авылның мәдәни тормышының үзәгендә кайнады.
Күптән түгел Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Рәшит Җәмигънур улының якты истәлегенә багышланган волейбол ярышлары оештырылды. Спорт чарасын ачу тантанасында хөрмәтле райондашыбызның улы Илнур Шәяхмәтов, волейбол буенча тренер, Рәшит Җәмигънур улының дусты Рафаэль Сәлих улы Бакиев, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм физик культура, спорт бүлеге рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов катнашты.
Илнур Рәшит улы әтисенең якты истәлеген саклаганнары өчен, шулай ук турнирда катнашучыларга һәм аны оештыручыларга олы рәхмәт белдерде. “Турнирны оештыруда зур ярдәм күрсәткән волейбол буенча тренер, әтиемнең дусты Рафаэль Салих улы Бакиевка һәм әтиемне искә алырга килгән хезмәттәшләре, дуслары һәм укучыларына олы рәхмәтемне белдерәм”, – диде Илнур Рәшит улы Шәяхмәтов. Рафаэль Сәлих улы Бакиев, Илдар Фәһим улы Галләмов тарафыннан да Рәшит Җәмигънур улы турында бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Турнирда биш команда: Яңа Коты, Чакмагыш, Каразирек, Иске Калмаш, авыллары һәм Ветераннар командалары көч сынашты. Бәйге киеренке шартларда барды. Уеннар нәтиҗәләре буенча биш урын билгеләнде. Нәтиҗәләр буенча 1 урынны Чакмагыш, 2 урынны – Каразирек, 3 урынны – Иске Калмаш, 4 урынны – Ветераннар, 5 урынны – Яңа Коты командалары алды.